Эчтәлек

Уфа шәһәрендә мөфти һәм Казан татарларыннан 2–3 утырышчы мулла составында Россия мөселманнары Диния нәзарәте (кара Оренбург губернасы мөселманнары җәмгыяте) оештыруны күздә тоткан фәрман.

Яңа органга мөселман дин әһелләрен сайлап алу һәм урыннарга билгеләү, аларның ышанычлылыгын, әхлакый сыйфатларын тикшерү, эшкә сәләтле булуларын сынау бурычлары йөкләнә. Диния нәзарәте эшчәнлеге генерал-губернатор һәм губернаторлар күзәтчелегенә куела.

Беренче мөфти итеп ахун М.Хөсәенов билгеләнә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 22. № 16710.

Автор — Е.Б.Долгов