Эчтәлек

Редукция күренеше күбесенчә сузык авазларга хас, шулай ук тартыклар редукциясе һәм катлаулырак авазлар тезмәсе (иҗекләр, сүзләр) редукциясе дә очрый.

Сыйфат редукциясен (авазның үзенә хас характерлы билгеләрен, сыйфатын үзгәртеп кыскаруы) һәм сан редукциясен (басымсыз иҗектәге сузыкларның кыска әйтелүе) аерып карыйлар.

Татар телендә, нигездә, сан редукциясе үсеш алган, бу очракта сузык авазның төп сыйфатлары саклана, бары тик аның көче һәм озынлыгы гына үзгәрә. Мәсәлән, ылыслы [ы˘лы˘слы\], кечкенә [ке˘чке˘нә\], борылып [бо˘ро˘ло\п] һ.б.

Сан редукциясе тулы (авазның төшеп калуы) һәм өлешчә (авазның кыскаруы) була.

Татар телендә еш кына – тулы редукция (сеңел – сеңлем [сеңле\м], барысы [ба\рсы]), сирәгрәк өлешчә редукция (дөресләү [дө˘рө˘слә\ү]) күзәтелә һ.б.

Әдәбият

Сәлимов Х.Х. Татар теле фонетикасы. Яр Чаллы, 1993.

Татар грамматикасы. М.–Казан, 1998. Т. 1.

Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. Казан, 2001.

Сөнгатов Г.М. Татар теленең фонетик закончалыклары. Казан, 2001.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 2006.