Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек.

Авыл җәмәгатенең имана җире 968,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Суыксуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Трактор” колхозы оештырыла. Колхозларны эреләндерү чорында берничә торак пункт “Байкал” колхозына берләштерелә, соңрак “Гигант” колхозына үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Яңавыл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 – 2014 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар (Иҗтимагый үзәк бинасында, 2008 елда төзелә).

Күренекле кешеләре

Т.Ш.Гыйләҗев (1960 елда туган) – филология фәннәре кандидаты.

Халык саны

1834 елда – 132,
1859 елда – 205,
1870 елда – 180,
1884 елда – 245,
1906 елда – 527,
1913 елда – 340,
1920 елда – 275,
1926 елда – 307,
1938 елда – 329,
1949 елда – 234,
1958 елда – 259,
1970 елда – 280,
1979 елда – 236,
1989 елда – 174,
2002 елда – 160,
2010 елда – 136,
2015 елда – 143 кеше (татарлар).