Тарихы

Авыл 1731 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1813 елдан мәгълүм), мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1690 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Чалманарат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда “Алга” колхозы составына керә, соңрак “Агыйдел” колхозы була. 1994 елдан кооперативлар берләшмәсе.

Халкы күбесенчә “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1795 елда – 238,
1834 елда – 255,
1859 елда – 381,
1870 елда – 423,
1884 елда – 511,
1908 елда – 495,
1920 елда – 419,
1926 елда – 253,
1938 елда – 266,
1949 елда – 191,
1958 елда – 171,
1970 елда – 152,
1979 елда – 131,
1989 елда – 79,
2002 елда – 77,
2010 елда – 70,
2015 елда – 60 кеше (татарлар).