Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

1860 елларда халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп (1865 елда ачыла), почта станциясе бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1962 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Иске Богады авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Иске Солтангол” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Ишморатов). 1934 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1960 елда “Коммунизмга” колхозы, 1994 елдан “Богады” кооперативлары берләшмәсе.

1958 елда электр станциясе төзелә.

Халкы күбесенчә “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда җидееллык (бина 1956 елда төзелә), 1957 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2008 елда ябыла).

Авылда клуб (1981 – 1983 елларда элеккеге мәчет бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1795 елда – 164,
1834 елда – 364,
1859 елда – 550,
1870 елда – 588,
1884 елда – 741,
1897 елда – 751,
1906 елда – 955,
1913 елда – 1060,
1920 елда – 939,
1926 елда – 776,
1938 елда – 568,
1949 елда – 398,
1958 елда – 336,
1970 елда – 392,
1979 елда – 334,
1989 елда – 201,
2002 елда – 201,
2010 елда – 149,
2015 елда – 163 кеше (татарлар).