Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, тәгәрмәч ясау һәм киндер сугу.

1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда 2 мәчет, 4 мәктәп, 2 су һәм 4 җил тегермәне бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6166 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Сәфәр авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда 2 колхоз оештырыла: “Октябрьнең 12 еллыгы” (беренче рәисе – З.Фәхретдинов) һәм “Кызыл көч”. 1949 елда “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозына берләшәләр. 1957 елда “Салкын чишмә” колхозы (Иске Кадермәт авылы, Терепле поселогы) белән берләшә. 2006 елдан “Саф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Саф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда мәктәп ачыла, 1924 елдан – башлангыч, 1932 елда – җидееллык, 1976 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә).

1990 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла.

Авылда мәдәният йорты (бина 1979 елда төзелә), медпункт, балалар бакчасы (бина 1981 елда төзелә), мәчет (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында театр коллективы эшли (1960 елдан, 1990 елдан – халык театры, җитәкчесе – Г.М.Мирзаханов).

Күренекле кешеләре

А.Г.Алиев (1895 – 1967) – педагог, РСФСРның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы;

А.З.Заһитов (1937 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның Чирмешән райкомы беренче секретаре (1969 – 1980 еллар);

М.Н.Нуретдинов (1926 елда туган) – ТАССРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры;

Рәзил С.Сәетов (1943 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Рәис С.Сәетов (1938 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 499,
1834 елда – 544,
1859 елда – 931,
1870 елда – 1083,
1884 елда – 1422,
1897 елда – 1772,
1906 елда – 1852,
1913 елда – 1869,
1920 елда – 1911,
1926 елда – 1558,
1938 елда – 1549,
1949 елда – 1119,
1958 елда – 1059,
1970 елда – 1361,
1979 елда – 1243,
1989 елда – 904,
2002 елда – 877,
2010 елда – 923,
2015 елда – 917 кеше (татарлар).