Тарихы

Авыл 1706 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Үрьяды исеме белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет (1844 елдан билгеле), мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1962 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Күҗәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Киров исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда Сталин исемендәге колхоз составында (Күҗәкә авылы). 1960 елда Фрунзе исемендәге колхозга үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. 1955 – 2016 елларда башлангыч мәктәп эшли (2005 елда төзелгән клуб бинасына урнаша).

Хәзергесе вакытта клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2016 елда мәчет ачыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Т.Мөхәммәтов (1955 елда туган) – ТРның атказанган төзүчесе, Актаныш авылындагы “Радуга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең төзелеш фирмасы директоры.

Халык саны

1795 елда – 212,
1816 елда – 146,
1834 елда – 218 ир заты;
1884 елда – 530,
1897 елда – 709,
1906 елда – 877,
1913 елда – 865,
1920 елда – 382,
1926 елда – 308,
1938 елда – 668,
1949 елда – 382,
1958 елда – 325,
1975 елда – 320,
1989 елда – 134,
2002 елда – 115,
2010 елда – 119,
2015 елда – 113 кеше (татарлар).