Биографиясе

1788 ел, Санкт-Петербург — 1855 ел, Казан губернасы, Лаеш өязе Шармаш авылы.

1809 елда СА тәмамлый.

1809–1815 елларда Эчке эшләр министрлыгының төзелеш бүлеге архитекторы ярдәмчесе, 1815 елдан Петербург почтамты архитекторы, 1816 елдан 2 нче кадетлар корпусы архитекторы һәм укытучысы.

1820–1825 елларда Казан университетында гражданлык архитектурасы архитекторы һәм укытучысы. 1825 елда Пятницкий проекты буенча Казан университетының төп бинасы төзелә. 1826–1834 һәм 1841–1846 елларда — Казан шәһәре архитекторы, 1834–1841 елларда — Казан хәрби кантонистлар батальоннарын биналарга урнаштыру комитеты архитекторы.

Рус классицизмы һәм ампиры вәкиле.

Пятницкий проектлары буенча шулай ук Казанда юнкерлар пехота училищесе бинасы (1830 еллар), Котелов йорты (1833), Алафузов йорты (1833–1834), үзенең шәхси йорты (1835), Алябов йорты (1834–1836), хәрби госпитальнең дәвалау корпусы (1840), Манассейн йорты (1843); Казан өязенең Хәтнә авылында Петропавел чиркәве (1830), Чистайдагы Никола соборы (1838) һ.б. төзелә.

Әдәбият

Егерев В.В. Архитектор Г.П.Пятницкий: Очерк жизни и творчества. К., 1961;

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. словарь. К., 1999.

Автор — Л.М.Мортазина