Тарихы

Авыл 1731 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә.

XX йөз башында авылда мәчет (1809 елдан билгеле), мәктәп бар (1862 ел).

Авыл җәмәгатенең имана җире 3368 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр  Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Чуракай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Удар” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Гайсин). Колхоз таркалганнан соң “Удар-2” исеме белән яңадан торгызыла. 1957 елда “Авангард” колхозына “Җиңү” колхозы (Чуракай авылы) белән берләшә, “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (бина 1969 елда төзелә), балалар бакчасы (1966 елдан), клуб (бина 1976 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Галия” мәчете бар (2001 елдан).

Күренекле кешеләре

В.Х.Вахитов (1952 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Менделеевск районы хакимият башлыгы (1991 – 1999 еллар);

Т.М.Насыйров (1925–2015) – тарих фәннәре кандидаты, татар вакытлы матбугаты (шул исәптән эмиграция матбугаты), Татарстан матбугатын һәм ТАССРда китап нәшер итүнең 1941 – 1945 еллардагы тарихы буенча хезмәтләр авторы.

Халык саны

1795 елда – 107,
1834 елда – 171,
1859 елда – 381,
1870 елда – 456,
1884 елда – 691,
1897 елда – 907,
1906 елда – 969,
1913 елда – 1132,
1920 елда – 1034,
1926 елда – 953,
1938 елда – 993,
1949 елда – 754,
1958 елда – 556,
1970 елда – 627,
1979 елда – 506,
1989 елда – 349,
2002 елда – 286,
2010 елда – 304,
2015 елда – 280 кеше (татарлар).