Тарихы

Авыл 1711 елдан Калмыя исеме белән мәгълүм, XVIII йөз чыганакларында Калмаи, Калмыя, Калмыятамак исемнәре белән дә билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, икмәк саклау-сату кибете бар. 1791 елда агач, 1912 елда – таш мәчет, мәдрәсә төзелә (Ф.Батыршина акчасына).

Авыл җәмәгатенең имана җире 3448 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Чуракай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “НОТ” (“Яңа хезмәт оешмасы”) колхозы оештырыла, соңрак – Җиңү колхозы. 1957 елда “Удар-2” колхозы (Иске Әгъбәз авылы) белән “Авангард” колхозына берләшә. 1957 елда “Авангард” колхозы Башкортстанның ике хуҗалыгы белән бергә Сөн елгасында гидроэлектростанция төзи.

1964 елда колхоз составына Чапаев исемендәге колхоздан аерылып чыккан Табанлы Күл авылы керә. 1984 елда Табанлы Күл авылы колхоз составыннан чыга. 1984 елда “Алга” колхозы итеп үзгәртелә. 1970 елда авыл составына Җилән авылы керә.

Халкы күбесенчә “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда мәктәп ачыла (элеккеге мәчет бинасында), 1935 елда җидееллык, 1967 елда – урта (яңа бина төзелә), 1990 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда клуб, китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (Иҗтимагый үзәк бинасында, 2012 елда ачыла),  “Шәмсун” мәчете бар (2003 елдан, С.Х.Шәмсунов акчасына төзелә).

Авылда тарихи-мәдәни мирас саклана: XIX йөз ахыры сәүдә кибете – билгеле стиле булмаган турыпочмаклы бер катлы бина.

Күренекле кешеләре

М.А.Әгъзамов (1925 елда туган) – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Кызыл Йолдыз, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, икенче һәм өченче дәрәҗә Дан, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Н.З.Закирова (1924 – 1994) – ТАССРның атказанган нефтьчесе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

М.Р.Кәбиров (1970 елда туган) – язучы;

С.Ф.Кадергулов (1914 – 2014) – РФнең халык мәгарифе отличнигы, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

М.М.Фазлиев (1910 – 2005) – ТРның атказанган механизаторы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

М.Ф.Шәвәлиев (1938 елда туган) – ТРның атказанган механизаторы, “Октябрьнең 12 еллыгы” хуҗалыгы җитәкчесе (1970 – 1994 еллар).

Халык саны

1795 елда – 98,
1834 елда – 185,
1859 елда – 386,
1870 елда – 423,
1884 елда – 701,
1897 елда – 713,
1906 елда – 911,
1920 елда – 940,
1926 елда – 1032,
1938 елда – 852,
1949 елда – 602,
1958 елда – 574,
1979 елда – 995 (Җилән авылы белән бергә),
1989 елда – 564,
2002 елда – 502,
2010 елда – 452,
2015 елда – 410 кеше (татарлар).