Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1927 елда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Минзәлә кантоны Байсар волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Байсар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Чиялек” колхозы оештырыла. 1957 елда “Кызыл Сөн” колхозы составында (Иске Байсар авылы), 1967 елда Шәймәрдан исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб бар (бина 1996 елда төзелә), 1976 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында буралы курган, Пьянобор, Ананьино, Чиялек культураларына караган 6 археология истәлеге табыла (авыл исеменнән археологик культура исеме барлыкка килә).

Күренекле кешеләре

И.Ф.Сирматов (1937 елда туган) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе;

Г.М.Хуҗина (1951 елда туган) – ТРның атказанган икътисадчысы.

Халык саны

1949 елда – 180,
1958 елда – 149,
1970 елда – 184,
1979 елда – 133,
1989 елда – 77,
2002 елда – 58,
2010 елда – 42,
2015 елда – 35 кеше (татарлар).