Административ-территориаль буйсынуы

Авылга XX йөз башында нигез салына.

Оешкан көненнән Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Аккүз авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында “Чишмә” колхозы оештырыла. 1963 елда “Гигант” колхозы белән (Аккүз авылы) “Чишмә” колхозына берләшә. 1985 елда “Чишмә” колхозыннан аерыла (Чишмә, Меңнәр авыллары керә).

1995 – 2006 елларда “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елда “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм “Ахун” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә берләшә.

Халкы күбесенчә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (2015 елда ябыла).

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, “Навап” мәчете бар (2001 елдан).

Авылның көньяк-көнчыгыш өлешендә Кушнаренко культурасы каберлеге табыла (каберлек территориясе төзелгән).

Авылдан 300 км төньяк- көнбатыштарак, безнең эрага кадәр IX – X йөзләрдә әүвәлге бронза гасырның 3 курганы урнашкан (курганнар тулысынча диярлек сөрелгән).

Күренекле кешеләре

И.З.Әхмәтшина (1938 елда туган) – нефть промыселы технологиясе өлкәсендәге галим, техник фәннәр кандидаты, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты;

Ф.А.Зиязов (1938 елда туган) – рәссам, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Э.Н.Фәттахов (1961 елда туган) – техник фәннәре кандидаы. ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Актаныш районы хакимият башлыгы (1998 – 2012 еллар һәм 2017 елдан), ТРның Фән һәм мәгариф министры (2012 – 2017 еллар).

1963 елдан “Чишмә” колхозы рәисе булып ТАССРның атказанган зоотехнигы, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры Ә.Х.Хөсәенов (1924 – 1992) эшләде.

Халык саны

1913 елда – 238,
1920 елда – 413,
1938 елда – 408,
1949 елда – 338,
1958 елда – 361,
1970 елда – 388,
1979 елда – 259,
1989 елда – 185,
2002 елда – 173,
2010 елда – 145,
2015 елда – 136 кеше (татарлар).