Тарихы

Авылга 1731 елда мулла Апас Түнтиев (Карабәк нәселеннән) тарафыннан нигез салына, шунлыктан Апас атамасы белән дә билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. 1760 еллардагы мәгълүматларга караганда халкының бер өлешен марилар тәшкил итә.

1773 – 1775 елгы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык була.

Мәчет 1808 елдан мәгълүм (имамы – Г.Мансуров), 1837 елдан аның каршында ир балалар мәктәбе эшли.

1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда 3 су тегермәне, 1906 елда ипи саклау-сату һәм бакалея кибетләре эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1151 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Әтәс авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Воровский” колхозы оештырыла. 1951 елда “Алга” колхозы (Чирү авылы) составында, 1956 елда – “Игенче” колхозы (Әтәс авылы) составына керә. 1994 елдан  “Игенче” кооперативы берләшмәсе. 2003 – 2008 елларда “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү коопреративы.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2005 елда Апач һәм Әтәс авыллары арасында “Әтәс-Апач” мәчете төзелә.

Күренекле кешеләре

Ф.Х.Закиров (1938 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, төбәкне өйрәнүче, “Апачмы, әллә Апасмы?” (“Апачево или Апасово?”) төбәк китабының авторы;

А.Ш.Шәйгәрданов (1930 – 2014 еллар) – ТРның атказанган агрономы,  Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 88,
1816 елда – 107,
1859 елда – 337,
1870 елда – 319,
1884 елда – 481,
1896 елда – 462,
1906 елда – 525,
1913 елда – 579,
1926 елда – 403,
1938 елда – 375,
1949 елда – 164,
1958 елда – 291,
1970 елда – 362,
1979 елда – 324,
1989 елда – 242,
2002 елда – 203,
2010 елда – 183,
2015 елда – 189 кеше (татарлар).