Тарихы

Авыл 1745 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортлар катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Мәчет 1831 елдан билгеле, 1882 елда яңа бина төзелә. XIX йөзнең икенче яртысында мәктәп, дәүләт ихтыяҗы өчен печән кабул итү пункты була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 4477 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1866 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар төбәсе Кыргыз волостена керә, 1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волостенда. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Аеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла. 1991 елдан “Аеш” колхозы була.

Халкы күбесенчә “Нигез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарыкчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 – 2010 елларда тулы булмаган урта мәктәп эшли.

Авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (бина 1996 елда төзелә), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (2012 елда төзелгән Иҗтимагый үзәк бинасында урнаша), китапханә, мәчет бар (1997 елдан).

1996 елда мәктәптә музей ачыла (оештыручысы – укытучы А.Закирова), экспозиция төбәк тарихына багышлана.

Күренекле кешеләре

И.Т.Закиров (1954 елда туган) – композитор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 300 дән артык җырлар авторы “Әнкәмнең догалары”, “Кышкы чия” һәм башкалар);

М.М.Разов (1960 елда туган) – тележурналист, шагыйрь, аның шигырьләренә популяр җырлар (“Ак розалар”, “Туй җыры”,”Актанышка ашыгам” һәм башкалар) языла.

Халык саны

1795 елда – 216,
1884 елда – 1006,
1897 елда – 1029,
1906 елда – 1084,
1913 елда – 1450,
1921 елда – 1644,
1926 елда – 1265,
 1938 елда – 1268,
1949 елда – 830,
1958 елда – 728,
1970 елда – 844,
1979 елда – 723,
1989 елда – 524,
2002 елда – 476,
2010 елда – 452,
2015 елда – 346 кеше (татарлар).