- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1975), профессор (1976), БАССР ның атказанган фән эшлеклесе (1976)
1916 елның 9 мае, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Иске Бүздәк авылы — 1996 елның 4 октябре, Уфа шәһәре.
Башкорт педагогия институтын (Уфа, 1937), ВКП(б) ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (Мәскәү, 1951) тәмамлый.
1940–1941 елларда Златоуст хәрби пехота училищесендә укыта.
Бөек Ватан сугышында катнаша: 1941 елда 133 нче укчы бригаданың аерым укчы батальоны комиссары; 1942–1943 елларда 384 нче укчы дивизиянең 276 нчы укчы полкында, 170 нче укчы дивизиянең 391 нче укчы полкында полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары (Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һ.б. фронтлар). 1943–1944 елларда Кызыл Армиянең сәяси составын камилләштерү Югары курслары тыңлаучысы. 1946 елдан (бүленеп) Башкорт педагогия институтында: марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире 1951 елдан), институт директоры (1954–1957).
1952–1953 елларда партиянең Башкортстан крайкомында мәктәпләр бүлеге мөдире. 1957–1981 елларда Башкорт университеты ректоры.
Хезмәтләре педагогикага, югары белем бирү тарихына карый.
Октябрь Революциясе, ике Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Формирование советской университетской системы. М., 1988;
Башкирская энциклопедия. Уфа, 2011. Т. 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.