XVII йөз ахыры шәҗәрәләрендә Алтын Урдадан борынгы бабаларның килеп чыгышы турында риваятьләр бар, күп кенә риваятьләр ялган һәм алар тарихи фактларны чагылдырмыйлар. XVII йөздә Россия хөкүмәте мөселман аристократларына карата репрессия указлары чыгаруга карамастан, кайбер аристократлар үзләренең нәсел башлыкларын Алтын Урдадан чыккан дип күрсәтергә тырышалар.

Нарбековлар шәҗәрәсен анализлау, XVII йөз ахырында дворяннарның этник чисталыкка, ягъни "рус булу" факторына түгел, ә чыгышы буенча аристократлык факторына зур әһәмият биргәнлеген фаразларга мөмкинлек бирә. Россия хөкүмәте өстен катлау мөселманнарга тискәре мөнәсәбәттә булганда, хәтта XVII йөз ахырында да Россиядә югары җәмгыять вәкилләренең үзләренең нәселләрен төрки аксөякләрдән килә дип күрсәтергә тырышу җирлегендә, православие кабул итү шарты белән бәсермәннәргә карата түземлек ачыклана.

Сылтама ясау өчен: Хамамото Мами. Русификация мусульманской верхушки и русская аристократия // Научный Татарстан. 2010. №2. С.213–223.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Мами Хамамото, Токио университетының гуманитар фәннәр факультеты фәнни хезмәткәре.