Биографиясе

1855 елның 23 июле, Санкт-Петербург — 1921 елның 10 гыйнвары, Женева шәһәре.

Петербург университетын тәмамлый (1880).

1902–1914 елларда Казан университетында эшли, профессор (1906 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре зоологиягә, антропологиягә, кремнийлы суүсемнәр һәм лишайникларны өйрәнүгә, үсемлек күзәнәгенең килеп чыгуы теориясенә карый. Ак диңгезгә, Балтыйк буе, Кырым, Калифорния, Италия, Полинезиягә (Гаити утравы һәм Гавай утраулары) һ.б.га оештырылган күп кенә экспедицияләрдә катнаша. Мережковский тарафыннан 1909–1913 елларда Казан һәм аның тирәсеннән җыйналган лишайниклар коллекциясе Казан университетының Ботаника музеенда саклана. Симбиогенез теориясенә нигез салучыларның берсе, органик дөньяны 3 патшалыкка: микодалар (бактерияләр, зәңгәрсу-яшел суүсемнәр, гөмбәләр), үсемлекләр, хайваннарга бүлеп, үзенчәлекле система тәкъдим итә. Неотения һәм органнар олигомерлашуның эволюцион әһәмиятен күрсәтә.

1914 елдан эмиграциядә.

Хезмәтләре         

К познанию лишайников окрестностей Ревеля. К., 1909;

Теория двух плазм как основа симбиогенеза — нового учения о происхождении организмов // Уч. зап. Казан. университета. 1909. Т. 76, кн. 12;

Определитель главнейших лишаёв Средней России для студентов и начинающих. К., 1910;

Конспективный курс общей ботаники. К., 1910. Ч. 1.

Әдәбият                  

Волков В.А., Куликова М.В. Российская профессура XVIII — нач. XX вв. Биологические и медико-биологические науки: Биогр. словарь. СПб., 2003.

Авторлар — Э.И.Байбаков, А.П.Ситников