Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1692 кв.км. Үзәге – Чакмагыш авылы (Уфа шәһәреннән 111 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 28816 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –1930 кеше (1970 елда – 28212, 1979 елда – 22361, 1989 елда – 24695, 2002 елда – 19510 кеше).

Район составында илле бер татар, унҗиде башкорт-татар авылы исәпләнә. Татарлар күбесенчә Чакмагыш (2015 елда – 12377 кеше), Иске Калмаш (1918), Калмашбаш (832) һәм Имәнлекүл (754) авылларында яшиләр. Иң борынгы авыллар: Митрәй-Әюп (1635 елдан билгеле), Уйбулат (1629 һәм 1636 еллар арасында), Бикмәт (1655 ел), Рәҗәп (1703 ел), Көсәкәй (1710 ел), Тузлыкуш (1733 ел), Сыерышбаш (1730 ел), Иске Үзмәш (1745 ел), Яңа Йомран (1748 һәм 1762 еллар арасында).

Татар җәмгыяте тормышы

2012 елдан татарларның җирле Милли-мәдәни автономиясе эшли, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты (Казан шәһәре) белән элемтәләр урнаштырылган. 2001 елда «Татар халкы белән эшләү буенча Чакмагыш төп китапханәсе турында нигезләмә» раслана, Татарстан Республикасы милли китапханәсе белән хезмәттәшлек урнаштырылган.

Татар иҗат коллективлары: «Замандашлар» (1960 елда оештырыла, Чакмагыш авылы), шулай ук «Хыял» (1950 ел, Имәнлекүл авылы, Татарстан Республикасында үткәрелә торган «Идел-йорт» фестивале дипломанты) татар халык театрлары, «Чулпан йолдыз» халык хатын-кызлар вокаль ансамбле (1990 ел, Чакмагыш авылы), «Ахирәтләр» халык фольклор ансамбле (1980 ел, Чакмагыш авылы, Татарстан Республикасында фольклор фестивале дипломанты) эшли.

Районның егерме биш мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2015/2016 уку елы мәглүматларына караганда). Чакмагыш районы укытучылар делегациясе берничә тапкыр Мөслим муниципаль районының мәгариф учреждениеләренә килә.

Татар телендә «Игенче» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Чакмагыш районында:

  • хәрби эшлекле, Георгий орденының тулы кавалеры Ә.М.Бәхтизин (Югары Әтәш авылы);
  • Советлар Союзы Геройлары В.Г.Галимов (Иске Балак авылы) һәм Г.Х.Латыйпов (Иске Бәшир авылы);
  • Дан орденының тулы кавалеры Ш.Г.Салихов (Иске Бочкак авылы);
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Ә.К.Вәлиев (Тузлыкуш авылы), Х.К.Зарипов (Каргалы авылы), Х.Х.Зәйнуллин (Яңа Ихсан авылы), Р.Ш.Йосыпов (Рапат авылы);
  • тарих фәннәре докторы Р.Ә.Нәбиев (Имәнлекүл авылы),
  • филология фәннәре докторы Г.Җ.Рамазанов (Иске Балак авылы),
  • икътисад фәннәре докторы К.Н.Йосыпов (Сыерышбаш авылы);
  • язучы Ф.Х.Мансуров (Чакмагыш авылы),
  • сәясәт эшлеклесе, язучы Г.С.Баембәтов (Чакмагыш авылы),
  • шагыйрь М.Н.Нәзиров (Үрнәк авылы) туган.

Шагыйрь Р.З.Һидиятуллинның тормышы һәм эшчәнлеге Чакмагыш районы белән бәйле.