1922–1947 елларда капиталистик илләрдәге сәяси тоткыннарга, фашизмга каршы көрәшүчеләргә ярдәм күрсәтә.

МОПРны нигезләүче һәм аңа җитәкчелек итүчеләрнең берсе — Ю.З.Мархлевский.

1927 елда оешма 8 млн кешене эченә алган 44 милли секцияне берләштерә. МОПРның СССР секциясе — арада иң зурысы (1937 елда — 9 млн га якын кеше).

1923 елдан башлап, ел саен 18 мартта барлык илләрдә Халыкара МОПР көне уздырыла.

Оешма белән Мәскәүдә урнашкан һәм МОПРның бөтендөнья конгрессларында сайлап куела торган Башкарма комбинат җитәкчелек итә.

МОПРның Татарстан бүлекчәсе 1923 елның мартында төзелә. 1924 елның октябрендә ТАССРда оешманың 9 меңнән артык кешене берләштергән 75 ячейкасы исәпләнә (җитәкчеләре Ф.Бурнаш, Ш.Усманов, Г.Кутуй).

Автор — Н.А.Субаев