Тарихы

1740 еллардан мәгълүм, фаразланганча XVII–XVIII йөзләрдә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Мансурова, Нижняя Ключ, “вновь заселенный Утямыш Нижний Ключ Мансурово” исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары (шулай ук бер өлеше лашманлык йөкләмәсен үти) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1839 елдан мәгълүм), мәдрәсә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1657 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер –Чирмешән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Политотдел” колхозы оештырыла, соңрак Жданов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1950 елда аңа “Кызыл Нур” колхозы (Югары Чыгтай авылы) кушыла. 1988 елда Жданов исемендәге колхоз ике хуҗалыкка “Ватан” (үзәк утары – Түбән Чыгтай авылы) һәм “Маяк” (үзәк утары – Югары Чыгтай авылы) колхозларына бүленә. 1996 елда “Ватан” колхозы “Ватан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы була. 2002 елда аның “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы белән берләшүе нәтиҗәсендә “Чегодай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы оештырыла. 2003 елда Түбән Чыгтай авылы “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ассоциациясе (Чирмешән авылы) белән берләшә, Югары Чыгтай авылы “Таң” күмәк предприятиесенә (Иске Үтәмеш авылы) кушыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1991 елда башлангыч мәктәп ачыла, 2014 елдан Чирмешән лицее филиалы.

Мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1956 елдан, башта уку өе буларак эшли), мәчет (1993 елдан), төзекләндерелгән изге чыганак “Игезәк чишмә” бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Түбән Чыгтай I табылдыгы (Буралы курган культурасы) ачыклана.

Күренекле кешеләре

А.Х.Әхмәтшин (1934 елда туган) – партия эшлеклесе, КПССның Сарман район комитетының беренче секретаре (1965–1967 елларда), “Почет билгесе” (2 тапкыр) ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 115 ир-ат;
1859 елда – 1087 (Югары Чыгтай авылы белән бергә),
1889 елда – 890,
1910 елда – 1089,
1920 елда – 1128,
1926 елда – 548,
1949 елда – 768,
1958 елда – 627,
1970 елда – 642,
1979 елда – 543,
1989 елда – 365,
2002 елда – 285,
2010 елда – 241,
2020 елда – 220 кеше (татарлар).