Биографиясе

1946 елның 12 сентябрендә Чиләбе өлкәсенең Сатка районы Сулея станциясендә туа.

Усть-Катав машиналар төзү техникумын тәмамлаганнан соң (1965), Усть-Катав машиналар төзү заводында эшли.

1970–1972 елларда Йөрүзән механика заводында (Чиләбе өлкәсе).

1972 елдан «КамАЗ» АҖдә.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге хезмәттәге алдынгы казанышлары һәм җитештерүне арттыруга, автомобильләрнең сыйфатын күтәрүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр; ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.