Эчтәлек

1804 елның 29 ноябре, Воронеж шәһәре — 1873 елның 11 июле, Санкт-Петербург.

 «Ришвәт алу сәнгате. Мәрхүм титуляр советник Тяжалкин кәгазьләре арасында табылган кулъязма» («Искусство брать взятки. Рукопись, найденная в бумагах Тяжалкина, умершего титулярного советника», 1830) сатирасы, «Андрей Бичев, яки Мин кешеләрдән көләм» («Андрей Бичев, или Смешны мне люди», 1833) комедиясе, «Механиканың гомумхалык курсы» («Общенародный курс механики», 1847) белешмәлеге, крепостной хокукны тәнкыйтьләгән шигырьләр, сәяси вазгыятькә, министрлыклар эшчәнлегенә, крәстияннәр чуалышларына багышланган очерк цикллары авторы.

1811 елдан гаиләсе белән Казанда, 1824 елдан Санкт-Петербургта яши. 1830 елларда озаклап Казанда яшәп ала.

Е.А.Боратынский белән таныш була. 1833 елда Пушкин Казанга килгәндә Перцов белән очраша, аның янында берничә тапкыр М.С.Щепкин туктала. Шагыйрьнең биографы Н.Я.Агафонов сүзләренә караганда, Казанда Перцов җәмгыятьнең үзәгендә торып, «җәмәгать тормышын җанландыручы» булып санала, А.А.Фуксның әдәби түгәрәгенә йөри.

1861 елда Санкт-Петербургта «Колокол» журналы белән хезмәттәшлек иткән өчен кулга алына. Тентү вакытында, Казан губернасының Бизнә авылында булган крәстиян чуалышлары тасвирланган, Перцов исеменә юлланган хат алына. Перцов Түбән Новгородка сөрелә (сәламәтлеге начар булу сәбәпле азат ителә). Үз-үзенә кул сала.

Әдәбият  

Бобров Е.А. А.А.Фукс и Казанские литераторы 30–40-х гг. // Русская старина. 1904. Т. 119, № 7.

АвторМ.М.Сидорова