Тарихы

Авылга XVIII йөз уртасында чукындыруны кабул итмичә Иске Үзи авылыннан чыккан татарлар һәм чуашлар нигез сала.

1755 елда яңа чукындырылган чуашлар Котыш авылы чиркәве приходына, 1767 елдан – Благовещение чиркәве приходына, 1903 елдан Иске Тимошкино авылы Никола чиркәве приходына карый.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

1911 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбенең бер класслы катнаш татар-чуаш мәктәбе ачыла (1911елда 45 ир бала һәм 10 кыз бала укый, 1916 елда – 34 ир бала һәм 6 кыз бала).

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1905 һәм 1911 еллар), мәдрәсә (1905 һәм 1915 еллар), мәктәп, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2371,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә.1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Беловка авыл җирлеге үзәге.

1921 елда авылдан православие динендәге халкы күчеп китә һәм Беловка, Алексеевка авылларына нигез сала.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Дөрес юл” колхозы оештырыла, соңыннан “Верный путь” исеменә үзгәртелә. 1968 елда “Дружба” колхозы составына керә. 1986 елда “Дружба” колхозын бүлгәндә мөстәкыйль “Чулпан” колхозына аерылып чыга. 1994−2006 елларда “Чулпан” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә “Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә. 1962 елда яңа бина төзелә, 2000 еллар башында мәктәп өчен элекке колхоз идарәсе бинасы үзгәртеп корыла.

Авылда мәктәп − балалар бакчасы (2016 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшерлык пункты, кибет, 2 мәчет: икенче җамигъ мәчет (1911 ел, архитектура истәлеге) һәм яңа мәчет (2008 елдан) бар.

1992 елда авылда Г.С.Кашапов исемендәге музей ачыла һәм бюст куела.

Авыл янында археология истәлекләре: авыллык (гомуми Болгар чоры) һәм каберлек (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Р.Заһретдинов (1949 елда туган) һәм А.С.Заһретдинова (1951 елда туган) – төбәк тарихын өйрәнүчеләр, туган авыллары турында китап авторлары;

Г.С.Кашапов (тәхәллүсе – Кашшаф-Үзиле) (1942−1991) – язучы;

Г.З.Сәлимҗанов (1923−2005) – Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Р.Р.Туфитуллова (1945 елда туган) – журналист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Н.И.Шелеби (Полоруссов) (1881−1945) – язучы, фольклорчы, публицист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Чуаш АССРның халык шагыйре, “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 731,
1897 елда − 1501,
1908 елда – 1528,
1920 елда – 1953,
1926 елда – 989,
1938 елда – 1269,
1949 елда − 841,
1958 елда – 747,
1970 елда – 850,
1979 елда – 720,
1989 елда – 474,
2002 елда – 450,
2010 елда − 397,
2015 елда – 335 кеше (татарлар).