Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Шонгаты, Иске Әтрәч, Тенәш исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, буяу-ману урыны, 4 җил тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1530 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Никифоровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Зур Әтрәч авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда хуҗалыкның исеме «Алга» дип үзгәртелә. 1959 елда «Заря» колхозына (үзәк утары – Кече Әтрәч авылы) кушыла, 1963 елдан Вахитов исемендәге колхоз дип атала; 1970 еллар ахырында – 1980 еллар башында үзәк утар Зур Әтрәч авылына күчерелә, 1990 елда «Ирек» колхозы бүленеп чыга (үзәк утары – Кече Әтрәч авылы). 1995–2007 елларда «Болгар» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Нур» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, 1937 елда – тулы булмаган урта (1960 елга кадәр – җидееллык, аннан соң – сигезьеллык), 1969 елда – урта (1988 елда яңа бина төзелә), 2009 елда – тулы булмаган урта, 2011 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә (1924 елда уку өе буларак ачыла, 1949 елдан – хәзерге статуста, мәдәният йорты бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты, фитнес үзәге (2022 елдан), мәчет (1998 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Уракчы кизләве», «Изгеләр чишмәсе» кизләүләре бар.

Мәдәният йорты каршында «Кызыл миләш» фольклор ансамбле (2006 елдан) эшли. 2007 елдан галимнәр, язучылар, төбәк тарихчылары, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре һ.б. катнашында «Әтрәч укулары» уздырыла.

Авыл янында археология истәлекләре – Зур Әтрәч II авыллыгы (бронза гасырның соңгы чоры), урта гасырлар болгар шәһәре Шонгатыга (җирле атамасы – «Мең йортлы Шонгаты») нисбәтле XIII йөз кабер ташлары сакланган Зур Әтрәч каберлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 191 ир-ат;
1859 елда – 688,
1897 елда – 1406,
1908 елда – 1698,
1920 елда – 1514,
1926 елда – 903,
1938 елда – 961,
1949 елда – 670,
1958 елда – 675,
1970 елда – 776,
1979 елда – 669,
1989 елда – 485,
2002 елда –347,
2010 елда – 299,
2021 елда – 271 кеше (татарлар).