Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1910 елларда Иске Саурыш авылы кешеләре нигез сала.

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәмсу волостена керә. 1920 елдан соң ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Саурыш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Социализм” колхозы оештырыла, 1949 елда “Коминтерн” колхозы (Иске Саурыш авылы) составына керә. 1953 елда поселок Куйбышев исемендәге колхозның 1 номерлы бүлекчә өлеше булып кала. 1989 елда колхоз 2 өлешкә: Куйбышев исемендәге (Иске Саурыш һәм Васильевка поселогы) һәм “Знамя” (Саурыш һәм Түбән Саурыш) колхозларына бүленә. 1995 елдан Куйбышев исемендәге күмәк предприятие. 1998−2006 елларда “Луч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, дуңгыз асраучылык, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1960 елларда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 2003 елда ябыла. Фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Поселок янында болгар чорына караган 2 авыллык (I һәм II Васильевка авыллыклары), буралы курган культурасы торулыгы һәм курганы (безнең эраның I меңьеллыгы) табыла.

Халык саны

1926 елда – 203,
1938 елда – 275,
1949 елда – 261,
1958 елда – 312,
1970 елда – 409,
1979 елда – 416,
1989 елда – 246,
202 елда – 216,
2010 елда – 237,
2015 елда − 222 кеше (чуашлар).