Поселокка 1929 елда Урмандәй авыл ккшеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Яңа Әдәм волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Урмандәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында поселокта колхоз оештырыла, соңрак “КИМ” колхозы составына керә (Сидулово-Ерыклы авылы), 1932 елда үзгәртеп оештырылганнан соң, “Ударник” исеме ала (үзәк утар Урмандәй авылында). 1934 елда аннан “КИМ” колхозы аерылып чыга.

1950 елда “КИМ” Сталин исемендәгеколхоз составына керә (үзәк утар Урмандәй авылында), 1961 елда − “Путь к коммунизму”, 1963 елда Карл Маркс исемендәге колхозга үзгәртелә, 1988 елда  “Заря” (1994−2001 елларда “Заря” күмәк предприятиесе) һәм Карл Маркс исемендәге (1995−2005 елларда Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие) 2 колхозга бүленә.

2001 елда “Заря” күмәк предприятиесе Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие составына керә.

Халык саны

1938 елда – 81,
1949 елда – 98,
1958 елда – 59,
1970 елда – 84,
1979 елда – 84,
1989 елда – 46,
2002 елда – 47,
2010 елда – 37,
2015 елда − 45 кеше (чуашлар).