Тарихы

Авылга 1964 елның 23 апрелендә Иске Татар Кармәте (XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә) һәм Югары Чуаш Кармәте (XVIII йөздә нигезләнә) авыллары кушылу нәтиҗәсендә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1897 елда Иске Татар Кармәте авылы халкы остаз җибәрүне үтенеп һәм мәдрәсә төзүдә ярдәм сорап Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә мөрәҗәгать итә. Авылга укытучы итеп Х.М.Әхмәров җибәрелә.

Башта мәдрәсә өчен 2 йорт билгеләнә (берсе − укытучыга фатир һәм кече яшьтәге укучы балалар өчен, икенчесе – урта яшьтәге укучы балалар өчен). Соңрак мәдрәсәгә өченче − олы яшьәге укучылар өчен йорт бирелә, барлыгы мәдрәсәдә150 кеше укый. Г.Сибиряков акчасына 1906 елда мәдрәсәнең яңа бинасы төзелә, 1907 елда – кыз балалар өчен.

1906 елда − мәчет, 1910 елда беренче катнаш мәктәп ачыла.

1890 елда Югары Чуаш Кармәте авылында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла.

XX йөз башында Иске Татар Кармәте авылында 6 җил тегермәне, 4 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли; Югары Чуаш Кармәте авылында – җил тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1529 дисәтинә (Иске Татар Кармәте авылы) һәм 859 дисәтинә (Вершино Чуаш Кармәте авылы) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр торак пунктлар Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керәләр. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Кармәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Иске Татар Кармәте авылында − “Маяк”, Югары Чуаш Кармәте авылында “Ирек” колхозы оештырыла, соңрак “Маяк” исеме астында берләштерелә, 1974 елда “Восток” совхозы составына керә, 1989 елда мөстәкыйль “Кармәт” совхозына аерылып чыга. 1996−2006 елларда “Кармәт” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда Иске Татар Кармәте авылында бишьеллык мәктәп ачыла, 1930 елда − җидееллык крәстиян яшьләр мәктәбенә, 1938 елда – тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 1968 елда – урта, 2014 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә. 1958 елда Югары Чуаш Кармәте авылында башлангыч мәктәп ачыла, 1965 елда Иске Кармәт мәктәбенә кушыла.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан), төзекләндерелгән чишмә бар.

1990 елдан шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган Хәсән Туфан музей-йорты эшли. Ике залда шәхси әйберләре һәм китаплары урын алган һәм аның Казандагы фатирының эчке күренеше тудырылган.

Авыл янында өч кисәккә җимерелгән 1351 елгы Болгар кабер ташы табыла, анда розеткалы арка һәм нәсех стилендә язылган текстның рельефлы хәрефләре сакланган.

Күренекле кешеләре

Ф.М.Белов (тәхәллүсе Белов Михаил) (1911−1982) – прозаик, драматург, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге эгъзасы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Л.Г.Мөхетдинов (1956 елда туган) – ТРның атказанган транспорт хезмәткәре;

Р.Х.Низаев (1951 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы;

А.Д.Парфёнов (1937 елда туган) − җитештерүне оештыручы, ТРның атказанган энергетигы, ”Россия Бердәм энергетика системасы” Россия акционерлык җәмгыятенең атказанган энергетигы, “Холдинг-Волгаэнергомонтаж” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры;

А.А.Трофимов (935 елда туган) – сәнгать белгече, сәнгать белеме докторы, Чуаш Автоном Совет Социалистик Республикасының, РСФСРның, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә, гуманитар фәннәр өлкәсендә Чуаш Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты;

Х.Туфан – (1900−1981) – шагыйрь, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ике Кызыл Байрак ордены кавлеры;

Г.И.Акташ (1935−2014) – шагыйрь;

Р.Х.Хисмәтуллин (1934 елда туган) – хокук белгече, язучы.

Халык саны

1782 елда Иске Татар Кармәте авылында 84 ир заты исәпләнелә (Югары Чуаш Кармәте авылында − 16);
1859 елда – 978 (598),
1897 елда – 1128 (564),
1908 елда – 1340 (518),
1920 елда – 1439 (609),
1926 елда – 1267 (554),
1938 елда – 1598 (Иске Татар Кармәте авылы мәгълүматлары, 1970 елдан Иске Кармәт авылы буенча),
1949 елда – 939,
1958 елда – 841,
1970 елда – 1231,
1979 елда – 895,
1989 елда – 456,
2002 елда – 495,
2010 елда – 456,
2015 елда – 450 кеше (татарлар – 55%, чуашлар – 40%).