Поселокка 1920 елларда Яңа Аксубай авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Чистай кантоны Аксубай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Аксубай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Юлдаш” колхозы оештырыла, 1950 елда Тельман исемендәге колхоз (Яңа Аксубай авылы) составына керә, 1953 елда Ленин исемендәге колхоз (Азат авылы) белән берләшә, колхозның үзәк утары Яңа Аксубай авылына күчерелә.

1958 елда Ильич исемендәге колхоз (Киса авылы) белән берләшә. 1993 елдан ”Киса” күмәк предприятиесе һәм Ленин исемендәге Крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан “Агрофирма “Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы кырчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта башлангыч мәктәп (2003 елдан Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе филиалы), фельдшер-акушерлык пункты, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты бар (1995 елдан).

Халык саны

1926 елда – 86,
1938 елда – 111,
1949 елда – 131,
1958 елда – 182,
1970 елда – 196,
1979 елда – 145,
1989 елда – 104,
2002 елда – 171,
2010 елда – 201,
2015 елда – 97 кеше (чуашлар – 67%, руслар – 27%).