Биография

1950 елның 1 мартында Саба районы Олы Мишә авылында туган.

Казан университетын тәмамлагач (1972), Биектау районы Олы Битаман урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1974–1981 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында корректор, җаваплы сәркәтип булып эшли.

1981–1983 елларда «Ялкын» журналында җаваплы сәркәтип.

1983–1997 елларда «Казан утлары» журналында проза бүлеге мөхәррире, баш мөхәррир урынбасары.

1997–2005 елларда «Идел» журналы баш мөхәррире.

2007 елдан кабат «Казан утлары» журналында.

Иҗаты

«Йолдыз яңгыры» исемле беренче шигъри җыентыгы 1980 елда дөнья күрә.

Шигырьләре тупланган «Кызыл җәй» (1983), «Тормыш трамвае» (2005), повестьлар һәм хикәяләрдән торган «Бөек сер» (1986), «Кызыл кар яугач» (1993), «Яшьлеккә хат» (2003), балаларга атап язылган «Яралы керпе» (1987), публицистик язмалардан торган «Алдым каләм кулыма» (2007) исемле китаплар авторы.

Р.Низамиевнең иҗатында яшь буынны тәрбияләү, әдәп-әхлак кагыйдәләре, милли традицияләрне яңарту кебек мәсьәләләр игътибар үзәгендә тора.

Ул шулай ук күренекле татар композиторының тормышы һәм иҗатына багышланган «Фәрит Яруллин» документаль романы (1990, тулыландырылган варианты «Ут һәм җыр», 2000) авторы.

Р.Низамиев иҗатына публицистик үткенлек, драматик киеренкелек, фәлсәфилек һәм лирик җылылык хас.

Әдәбият

Шабаев М. Үз йолдызы бар // Казан утлары. 2000. № 2.

Хәлим А. Милли тәсбих турында хикәят // Мәдәни җомга. 2002. 15 февр.

Автор – Г.М.Габделхакова