- РУС
- ТАТ
Язучы
1954 елның 14 феврале, Сарман районы Катыш Каран авылы – 2007 елның 11 августы, Казан. Туган авылында җирләнә.
Казан университетын тәмамлый (1976).
«Яшь ленинчы» газетасы (1979–1987), «Казан утлары» журналы (1987–1991), «Татарстан хәбәрләре» (1991–1995), «Мәдәни җомга» (1995 елдан) газеталары редакцияләрендә эшли.
Язмалары 1970 еллардан бирле басылып килә.
Н.Р.Акмалов шигырьләренә нечкә лиризм, фикер тирәнлеге хас. Аның туган җиргә мәхәббәт хисләре, гражданлык рухы белән сугарылган шигырьләре, балладалары, поэмалары «Учак» (1986), «Килер бер көн» (1988) «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» (2004) исемле китапларында тупланган.
Н.Р.Акмалов хәзерге заман кешеләренең катлаулы язмышларын бәян иткән, кискен сюжетка корылган детектив характердагы «Үз урамым» (1991), «Күгәрчен сөте» (1993), «Бохара мачысы» (1999) кебек хикәя һәм повесть җыентыклары авторы.
Публицистика өлкәсендә дә уңышлы иҗат итә. Көндәлек матбугатта аның памфлетлары һәм фельетоннары, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре турындагы очерклары еш басыла.
Гыйльман Г. Заман сүз сорый // Осталык. Казан, 1991.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.