Биографиясе

1864 елның 3 (15) декабре, Пенза губернасы Чембар шәһәре – 1923 елның 24 сентябре, Истанбул.

Бабасы Алтынбай Акъегетов 1812 елгы Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен дворянлык дәрәҗәсе ала.

Муса әүвәл әтисенең туган авылы Өчәләйдә (Чембар өязе) татарча укый, аннары Чембарда (хәзерге Белинский шәһәре) рус мәктәбендә, соңыннан Пенза шәһәре гимназиясендә белем ала.

1884 елда гимназияне тәмамлагач, туган ягында мөгаллимлек итә.

1886 елда Кырымга күчеп, «Тәрҗеман» газетасына эшкә урнаша.

1888 елдан Акъегетзадә Төркиядә. 1888–1891 елларда дәүләт оешмалары өчен югары белемле хезмәткәрләр әзерли торган «Мөлкия» мәктәбендә укый.

Мәктәпне тәмамлагач, Истанбулдагы Югары хәрби мәктәптә һәм Хәрби академиядә рус теле һәм икътисад фәнен укыта, «Мәтен» («Асыл нөсхә»), «Өч кардәш» исемле газеталар нәшер итә, Измир һәм Сивас шәһәрләрендә җирле идарә оешмаларында эшли.

1914 елда Истанбулга кире кайтып, гомеренең ахырынача Казаннан сатып алынган Н.Ф.Катанов китапханәсендәге кулъязма һәм китапларны барлау, тәртипкә салу, каталогларын төзү эше белән шөгыльләнә.

Иҗаты

Акъегетзадә татар әдәбияты тарихында беренче роман – мәгърифәтчелек реализмы юнәлешендә язылган «Хисаметдин менла» (1886) китабы авторы буларак билгеле. Язучы анда үз заманының татар тормышына кагылышлы күп мәсьәләләрне күтәрә, яңалыкка, белемгә омтылучы яшь геройлар аша милләтнең киләчәк язмышы турында кайгырта.

Роман укучылар арасында зур уңыш казана, төрек теленә дә тәрҗемә ителә. Галимҗан Ибраһимов Акъегетзадәне «татар реализмы әдәбиятының атасы» дип бәяли.

Акъегетзадә нигез салган реалистик роман традицияләре соңга таба З.Бигиев, Ф.Кәрими, Р.Фәхретдин, Г.Исхакый һәм башкалар тарафыннан дәвам иттерелә.

Фәнни-публицистик хезмәтләрендә Акъегетзадә Шәрекъ мәдәниятенең дөнья цивилизациясенә керткән өлеше турында кат-кат искәртә. Аның «Ауропа мәдәниятенең әсасына бер нәзар» («Европа мәдәниятенең нигезенә бер караш») исемле хезмәте Төркиядә аерым китап булып чыга, өзекләре «Әлгасрелҗәдид» журналында басыла (1906).

Икътисад фәнен, аның классик вәкилләре Адам Смит, Давид Рикардо һәм башка галимнәрнең хезмәтләрен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә «Икътисад, яхуд Гыйльме сәрвәт» («Икътисад, яки баю гыйлеме», 1918) исемле монографиясендә кайбер икътисади тәгълиматларга фәнни-тәнкыйди анализ ясарга омтыла.

Әсәре

Хисаметдин менла. Казан, 1886.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. Т. 2.

Миңнегулов Х. Татар реализм әдәбиятының атасы // Татарстан. 1996. № 5.

Әйди Т. Муса Акъегет Төркиядә // Казан утлары. 1996. № 4.

Өлкән Х.З. Муса Акъегет // Казан утлары. 1996. № 4. 172–178 б.

Гайнуллин М.Х. Татар әдипләре. Казан, 1978.

Газизуллин Ф.Г. Социально-экономическая мысль татарского народа как феномен его духовной культуры. Казан, 1999.

Автор – Х.Й.Миңнегулов