Биографиясе

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Илдар Зарипов. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1939 елның 15 ноябре, Казан – 2012 елның 14 июне, шунда ук.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1961), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтын тәмамлый (1968), Д.К.Мочальскийда укый, Мәскәүдә СССР Сәнгать академиясенең Нәкышь остаханәсендә Г.М.Коржевта осталык мәктәбе уза (1968–1970).

РСФСР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1970).

Казан сынлы сәнгать студиясендә укыта (1970–1975).

РСФСР Рәссамнар берлегенең идарә әгъзасы (1972–1980).

Зарипов И.К. Кунакка. 1998

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

И.Зариповның үзенчәлекле иҗаты Россия сынлы сәнгать тарихына бигрәк тә 1960–1980 елларда, «Гәп куертканда» (1970), «Өйдә» (1971), «Сугыш икмәге» (1975, 1978), «Нефтьче Әхәт абый» (1974), «Казан чибәре Зөлфия» (1984), «Катюша», «Батыр» (икесе дә – 1985), «Кырлай көйләре» (1986, 1988), «Кустодиев истәлегенә» (1986), «Авылда» (1987) кебек жанрлы картиналар, «А.С.Пушкин» сериясеннән пейзажлар (1980) һәм башка эшләре белән олпат иҗат остасы булып керә.

1990 еллардан ул – Россиядә һәм чит илләрдә танылу алган әйдәп баручы нәкышьчеләрнең берсе. И.Зариповның татар һәм рус сәнгате традицияләрендә реализм һәм символизм кебек стиль юнәлешләре киселешендә неопримитивлык һәм модернизм агымнары йогынтысында иҗат иткән тематик һәм пейзажлы нәкышь, натюрморт, портретлары гомумкешелек кыйммәтләренә ия, халыкчанлык сыйфатлары, реалистик образлылыклары белән танылалар; декоратив тасвирлау осталыгы белән дөньяны эчкерсез һәм билгеле дәрәҗәдә самими тоюны берләштерәләр.

Рәссамның иҗатына, нигездә, җылы, йомшак, аеруча ул яраткан кызыл (ал төстән алып куе-чия төскә кадәр), җирән, куе кызгылт-көрән, сары һәм башка (жанрлы нәкышь) төсләр, пейзажларына, натюрмортларында капма-каршы төсләрне берләштерү, буяулар катламында рельефлы үзенчәлекләр хас. Күпчелек картиналарының композициясе яссылыклары һәм киңлекне тасвирлау ысулларының шартлы булуы, халык сәнгате алымнары – фронталь сурәтләү, орнаментлы ритмнар, декоратив хәрәкәтләр һәм башкаларны кулланылу белән аерылып торалар.

И.Зарипов әсәрләренең сюжетлары татар авылы тормышына, Бөек Ватан сугышы һәм хәзерге индустрияләштерү чоры темаларына багышлана, татар (Г.Тукай шигърияте бизәкләре) һәм рус (А.С.Пушкин иҗаты) халыкларының фольклор һәм әдәби мирасын чагылдыралар, символик-аллегорик һәм шигъри-романтик яңгырашлы хатын-кыз образларын яктырталар («Шатлык», 1970; «Җәй», 1973; «Бәйрәм», 1973–1974; «Сугыш чоры хатын-кызлары», 1975; «БАМ», 1975 һәм башкалар).

1990 еллар ахырыннан башлап, И.Зарипов портрет жанрына мөрәҗәгать итә – «Татар мәдәнияте эшлеклеләре» сериясе (Т.Миңнуллин, М.Сәлимҗанов, Р.Шәрәфиев, Ш.Биктимеров портретлары); пейзажлар («Туган як» сериясе, 1995–2004; «Кызыл авыл» картинасы 2004 елда Саранск шәһәрендә уздырылган «Зур Идел» күргәзмәсендә 1 нче дәрәҗә дипломга лаек була), тематик картиналар («Иҗатчы туганда», 1998; «Чыгыр», 2003 һәм башкалар) иҗат итүен дәвам итә.

Зарипов И.К. Миләшкәй. 1996

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика, төбәк («Зур Идел», 1969 елдан), бөтенроссия (1967 елдан; «Совет Россиясе» 1975 елдан), бөтенсоюз (1972 елдан; «СССР – безнең Ватаныбыз», Мәскәү, 1972 һәм 1982; «Россия-10», Мәскәү, 2003) һәм халыкара («Совет сәнгате күргәзмәләре», АКШ, 1975; Франция, 1977; ГФР, 1977; «Реализм сәнгате», София, 1979; «Татарстан рәссамнары», Стамбул, 1992 һәм башкалар) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1982 (Казан, Мәскәү), 1996 (Брауншвейг шәһәре, Германия), 2000 (Казан), 2008 (Мәскәү), 2009 (Казан) елларда уза.

Зарипов И.К. Сөембикә. 1990

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Мәскәүдәге Третьяков галереясында, Санкт-Петербургтагы Рус музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» Милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Киев, Ташкент, Самара, Ижевск, Пермь, Саранск, Петрозаводск, Чабаксар, Чита, Уфа, Красноярск, Тольятти һәм башка шәһәрләрдә, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә (Франция, Англия, Германия, Италия, Голландия, Израиль, АКШ һәм башкалар) саклана.

2004 елда Казанда И.Зарипов галерея-студиясе ачыла.

Зарипов И.К. Хатирәләр. 1977

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1994). Россия Сынлы сәнгать академиясенең көмеш медале иясе (1997).

Зарипов И.К. М.Сәлимҗанов портреты. 2001

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Корзухин А. Радость бытия // Искусство. 1977. № 7.

Ильдар Зарипов: каталог выставки. М., 1981.

Ильдар Зарипов. Живопись: альбом. К., 2000.

Егорова М. Щедрый талант. Галерея-студия Ильдара Зарипова // Казань. 2002. № 11/12.

АвторГ.Ф.Вәлиева-Сөләйманова