Биографиясе

Гомер еллары: 1897–1941, Казан.

Пермь сәнгать остаханәсен тәмамлый (1922).

1920–1922 елларда Пермь драма театрында бизәлеш рәссамы ярдәмчесе була.

1922 елдан Казанда яши.

Иҗаты

1923 елда татар театры өчен К.Гоцциның «Принцесса Турандот» әсәре буенча куелган спектакльгә декорация эскизлары ясый.

Г.Арсланов «Чаян» журналы чыга башлаганнан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр әлеге басмада әйдәп баручы рәссамнарның берсе була. Г.Арслановның ике-өч төс белән башкарылган гротесклы рәсемнәре «Чаян» журналы тышлыкларында басыла һәм сәяси мәкаләләрне бизи: «Беренче кар» (1929), «Исламның яшел байрагы астында» (1930) исемле тышлыклар, К.Нәҗминең «Туран парламенты» мәкаләсенә рәсем (1930) һәм башкалар.

1920–1930 елларда «Азат хатын», «Октябрь яшьләре», «Кызыл Татарстан» басмалары белән хезмәттәшлек итә, китаплар бизи. 1923–1925 елларда актуаль көнкүреш һәм сәясәт темаларына 100 гә якын плакат иҗат итә.

Беренчеләрдән булып Г.Тукай әсәрләре җыентыгына рәсемнәр ясый (1926). Г.Арсланов тарафыннан сурәтләнгән иске Казан күренешләрендә, XX йөз башы мөселманнары портретларында узган чорларның тарихи-этник йөзе чагылыш таба, бу әсәрләр татар профессиональ китап графикасы өлкәсендә беренче хезмәтләр булып тора.

Күргәзмәләре

«Безнең басма» җыентыгының тышлыгы Париждагы Халыкара бизәлеш сәнгате күргәзмәсенә (1925), сатирик рәсемнәре 1930 еллардагы республика күргәзмәләренә куела.

Әсәрләр тупланмасы

Г.Арслановның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм ТР Милли музеенда саклана.

Әдәбият

Дульский П.М. Оформление татарской книги за революционный период. Казань, 1930.

Дульский П.М. Актуальная графика. Казань, 1935.

Автор – Р.Г.Шаһиева