Биографиясе

1945 елның 22 октябрендә Бакуда туган.

Мәскәү өлкә сәнгать училищесен тәмамлаганнан соң (1970), Казанда эшли. Сәүдә рекламасының Казан комбинатында (1970–1974), Сәнгать фондында (1974–1976) эшли.

1976 елдан башлап озак вакыт Татарстан Рәссамнар берлеге президиумы әгъзасы, берлекнең җаваплы секретаре, графика секциясе җитәкчесе булып тора.

2013 елдан Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе.

Аршинов В.П. Шагыйрь васыяте. Триптихның үзәк өлеше. 2011

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

В.П.Аршиновның иҗат эшчәнлеге китап һәм журнал графикасы, станлы графика, плакат, рәсем сәнгате, скульптура, театр декорациясе һәм монументаль бизәлеш сәнгате өлкәләрен колачлый.

Төсле һәм график портретларда, М.Җәлил («Моабит дәфтәрләре»ннән сериясе, 1973–1976), Данте («Яңа тормыш»ка иллюстрация, 1970–1971), П.Элюар («Элиот мотивлары», 1996–1998) һәм башка әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрдә һәм композицияләрдә иҗат теленең катлаулылыгы, символик-аллегорик образларга мөрәҗәгать итүе күзәтелә.

В.П.Аршинов графикасында Г.Тукай шигърияте темалары аерым урын алып тора. («Су анасы», 1975; «Шүрәле», 1975; «Тукай шигырьләре мотивлары» сериясе, 1976).

В.П.Аршиновның нәкышь әсәрләренә шартлы бизәклелек, төсләр бирелешенең байлыгы һәм силуэтның рәсем үзенчәлеге хас («Реквием, 1924», 1973; «Нина Локтионова», 1979; «Зур натюрморт», 1979; «Югославия буйлап» сериясе, 1981).

Аршинов В.П. Хөкем җитте, безне чыгардылар... 1976

М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре” җыентыгына иллюстрация. Кәгазь, катнаш техника. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Аршинов В.П. Егет көче. 1970 еллар

М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре” җыентыгына иллюстрация. Кәгазь, катнаш техника. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Аршинов В.П. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре” җыентыгына иллюстрация. 1976

Кәгазь, катнаш техника. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз («Кино һәм театр рәссамнәре», Мәскәү, 1978–1979), бөтенроссия («Совет Россиясе», Мәскәү, 1975; 1980) күргәзмәләрендә, төбәкара («Зур Идел», 1974 елдан) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә (1977, 1978, 1979, 1981, 1985, 1996, 2000), Мәскәүдә (1980) һәм Йошкар-Олада (1982) күрсәтелә.

Аршинов В.П. Дубровник. ХХ гасыр

Холст, масло. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Аршинов В.П. Сөембикә. 2006

Кәгазь, гуашь, пастель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Удмурт һәм Каракалпак республикалары музейларында, ТР Милли музеенда, Кораллы көчләр музеенда (Мәскәү), Баку, Әстерхан һәм башка шәһәрләрнең картиналар галереяларында саклана.

Аршинов В.П. Ипи. 1983

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

В.П.Аршинов – Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (2008).

Әдәбият

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

АвторМ.Е.Ильина

Аршинов В.П. Гөрләшү. 2002–2003

Марина Цветаева истәлегенә багышланган цикл. Катыргы, катнаш техника. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее