Эчтәлек

Чыганакларда шәһәр VIII йөздән, еш кына гарәп-хәзәр сугышлары белән бәйле рәвештә искә алына. Шәрекъ галимнәре әл-Истәхри һәм ибне Хәүкәл (X йөз) хезмәтләрендә Хәзәр иленең мөселманнар күпләп яшәгән һәм мәчетләре булган зур шәһәре дип телгә алына.

Шәһәр яшеллек һәм йөзем бакчаларының күплеге белән дан тота.

720–730 елларда Сәмәндәр – Хәзәр каганлыгының башкаласы.

968–969 елларда Киев кенәзе Святослав гаскәре тарафыннан яулап алына һәм җимерелә.

Әдәбият

Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962.

Новосельцев А.П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990.

Плетнёва С.А. Очерки хазарской археологии. М., 2000.

Автор – И.Л. Измайлов