Биографиясе

1893 елның 15 августы, Казан губернасы, Зөя өязе Иске Чәчкаб авылы – 1918 елдан соң.

Крәстиян катлавыннан. Казанда җәдиди мәдрәсә (1905) һәм коммерция училищесен (1913) тәмамлый. 1913–1918 елларда (бүленеп) Мәскәү коммерция институтында укый.

Ш.С.Алкин «Ил» газетасы, «Ак юл» журналы белән хезмәттәшлек итә. Балаларга багышланган тәүге хикәяләре, русчадан тәрҗемәләре 1913–1914 елларда матбугатта басыла.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Ш.С.Алкин Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары эшендә катнаша, көндәлек матбугатта аларның барышы турында хәбәрләр урнаштыра. Бөтенроссия мөселманнарының 2 нче корылтаенда (Казан) Милли Шурага сайлана. Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе эшендә катнаша.

Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), анда финанс эшләре комиссиясе җитәкчесе була, Малия (финанс) нәзарәте рәисе итеп сайлана.

Ш.С.Алкин булачак Идел-Урал Штаты биләмәсенә Әстерхан һәм Самара губерналарын да кертү кирәклеген дәлилләп чыга. Төп карашы буенча милли-мәдәни мохтарият (автономия) тарафдары.

Октябрь революциясен кабул итми. Большевиклар Уралга якынлашкан көннәрдә, 1918 елның көз башында, бер төркем Милли Идарә әгъзалары белән бергә, Уфаны калдырып, Себер тарафына күчеп китә.

Ш.С.Алкинның Уфадан киткәннән соңгы тормышы ачыкланмаган. 1922 елның 7 февралендә Г.Ибраһимов «Татарстан хәбәрләре» газетасында Ш.С.Алкинның Оренбург шәһәрендә үз-үзен үтерүе турында хәбәр урнаштыра.

Әсәрләре

Балалар күңеле. Казан, 1921.

Әдәбият

Давлетшин Т. Советский Татарстан... Лондон, 1974.

Усманова Д. Шайхулла Алкин // Татарстан. 1995. № 9–10.

Султан-Галиев М. Избранные труды. Казань, 1998.

Автор – Д.М.Усманова