Биографиясе

1897 елның 13 октябре, Казан – 1919.

С.Ш.Алкинның улы.

Җ.С.Алкин Казанда реаль училище тәмамлый (1915).

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, прапорщик.

1915–1916 елларда абыйсы И.С.Алкин белән бергә Петроградта «Татар учагы» түгәрәге эшен оештыруда катнаша.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң татар милли азатлык хәрәкәтендә катнашашучыларның берсе була.

Җ.С.Алкин – Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең 1 нче һәм 2 нче корылтайлары делегаты (1917–1918), Хәрби Шураны оештыручыларның һәм җитәкләүчеләрнең берсе. «Безнең тавыш» газетасын нәшер итүдә башлап йөри.

1917 елның көзендә мөселманнар социаль исемлеге буенча Учредительләр җыенына сайлана.

Болак арты республикасы вакыйгалары барышында Совет хакимияте вәкилләре тарафыннан кулга алына, соңрак азат ителә. Шуннан соңгы язмышы ачыкланмаган.

Әдәбият

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.

Султан-Галиев М. Избранные труды. Казань, 1998.

Автор – Д.М.Усманова