Биографиясе

1823 елның 5 октябре, Казан – 1890 ел, шунда ук.

Йомышлы татарлар нәселеннән.

Сәүдә эшчәнлегеннән тыш, үзлегеннән Казан ханлыгы сәяси тарихын өйрәнә; татарлардан беренче буларак, Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крәстияннәр кузгалышына бәйле вакыйгаларны тасвирлап калдыра.

Аның Лука Конашевич, Е.И.Пугачёв, Ишбулат мулла һәм Касыйм шәехкә багышланган язмалары К.Насыйри тарафыннан басмага әзерләнгән. Алар «Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре» җыентыгына кергән (1926).

Әдәбият

Алишев С.Х. По следам минувшего. Казань, 1986.