Эчтәлек

? – 1758 елның 1 гыйнвары, Белгород шәһәре.

Лука Киев руханилар академиясен тәмамлый (1724). 1725 елдан монахлыкта, Мәскәүдәге Киев епархиясендә стряпчий.

1728 елдан Мәскәү руханилар академиясендә, 1736 елдан Петербург кадетлар корпусында укыта.

1737 елда – Устюг һәм Тотем, 1738–1755 елларда – Казан һәм Зөя, 1755 елдан Белгород һәм Обоян епискобы. Миссионерлык эше белән шөгыльләнә, чынында Яңа чукындырылганнар конторасы белән җитәкчелек итә, яңа чукындырылганнар мәктәпләре ача.

Лука (Канашевич) ислам диненә карата гадәттән тыш дошман мөнәсәбәттә булуы белән билгеле. Император Анна Иоанновнаның миссионерлык эшчәнлеген көчәйтүгә юнәлтелгән 1740 ел 11 сентябрь Фәрманы һәм Сенатның 1552 елдан соң төзелгән барлык мәчетләрне сүтеп юк итүне күз алдында тоткан «Казан губернасында мәчетләр төзүгә юл куймау һәм губернаторларга һәм воеводаларга Мөхәммәд канунына кайтырга теләгән яңа чукындырылганнарны тикшереп тору турында»гы 1742 ел 19 ноябрь фәрманы чыгуның инициаторы.

1740–1743 елларда Казан төбәгендә Лука җитәкчелегендә 556 мәчетнең 418 е җимертелә. 1749 елгы янгыннан соң, бистәдә берничә гаиләнең чукынуын сәбәп итеп, Лука Казанның Татар бистәсе халкын башка җиргә сөрергә омтыла (мөселманнар һәм яңа чукындырылганнар аерым яшәргә тиеш була).

Казан руханилар семинариясен үстерүгә зур игътибар бирә (Лука эшләгән елларда Россиядә иң яхшылардан санала).

Татар фольклорында мөселманнарны җәберләүче Лука Каратун яки Аксак Каратун исеме белән билгеле.

Гражданнар хакимияте инициативасы белән, Казан татарларының Батырша хәрәкәтенә ярдәмгә күтәрелүеннән куркып, Белгородка күчерелә.

Әдәбият

Щапов А.П. Лука Канашевич епископ Казанский // Православный собеседник. 1858. Ч. 2.

Благовещенский А. История Казанской духовной семинарии. Казань, 1881.

Харлампович К.В. Материалы для истории Казанской духовной семинарии в XVIII в. Казань, 1903.

Ислаев Ф.Г. Православные миссионеры в Поволжье. Казань, 1999.

Автор – Е.В. Липаков