«Солтангалиевчелек» төшенчәсе совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе М.Х.Солтангалиевнең эшен тикшерү барышында таралыш ала.

Беренче мәртәбә РКП(б) Үзәк комитетының дүртенче киңәшмәсендә илдәге милли сәясәт мәсьәләләренә караган материалларда кулланыла.

Партия документларында һәм пропаганда материалларында «Солтангалиевчелек» совет хөкүмәтенә каршы оештырылган, партия сыйфатларына да ия хәрәкәт буларак күзаллана. «Солтангалиевчелек» турындагы эш Дәүләт берләшкән сәяси идарә (ОГПУ) тарафыннан СССРның милли регионнарында башкача фикерләүгә каршы көрәшне җиңеләйтү өчен оештырыла.

1930 елларда кешене «Солтангалиевчелек»тә гаепләү аны репрессияләү өчен гадәти сәбәпкә әверелә.

М.Х.Солтангалиев һәм «Солтангалиевчелек»тә гаепләнгән башка шәхесләр бары 1990 елларда гына аклана.

Шулай ук кара: «Солтангалиевчеләр» эше.

Чыганаклар

Тайны национальной политики Центрального комитета Российской коммунистической партии: стенографический отчет секретного заседания Центрального комитета Всероссийской коммунистической партии (большевиков). Москва, 1992.

Неизвестный Султан-Галиев: рассекреченные документы и материалы. Казань, 2002.

Әдәбият

Сагадеев А.В. Мирсаит Султан-Галиев и идеология национально-освободительного движения. Москва, 1990.

Султанбеков Б.Ф. Первая жертва генсека: Мирсаид Султан-Галиев: Судьба. Люди. Время. Казань, 1991.

Беннигсен А., Лемерсье-Келькеже Ш. Султан-Галиев – отец революции третьего мира // Татарстан. 1993. № 2, 6.

Ланда Р.Г. Мирсаид Султан-Галиев // Вопросы истории. 1999. № 8.

Kaymak E. Sultan Galiev Ve Somurgeler Enternasyonali. Istanbul, 1993.

Yamauchi M. Islam and Russia. Sultangaliev Revisited. Tokio, 1995.

Автор – Б.Ф.Солтанбәков