1930 елның 10 августында оештырыла. Үзәге – шәһәр тибындагы Рус Акташы поселогы.

1920 елга кадәр район территориясе – Уфа губернасының Минзәлә өязенә, 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонына керә. Оешкан вакытында Акташ районына 47 авыл советы, 52025 кеше (руслар – 39389, татарлар – 7071, башка халыклар – 5565) яшәгән 124 торак пункт керә.

1935 елның 10 февралендә ТАССРда административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, Акташ районының бер өлеше Зәй һәм Шөгер районнарына бирелә. 1940 елда мәйданы – 1462 кв.км, халкы – 36,9 мең кеше, составында 30 авыл советы, 82 торак пункт була.

1944 елның 19 ноябрендә Акташ районының бер өлеше яңа оештырылган Ямаш районына бирелә.

1956 елда район 942 кв.км җир били, аңа 16 авыл советы, 56 торак пункт керә.

1959 елның 26 мартында Акташ районы таркатыла, биләмәсе Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Беренче Май районнарына бүлеп бирелә.