Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була (XIX йөз башында Казан эшкуары В.Чукин акчасына төзелә).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1550,4 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз йөз башында авылда ике мәчет эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Илмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Сафин), 1950 елда аның составына Фрунзе исемендәге (Ядегәр авылы) һәм “Эшче кул”  (Көек авылы) колхозлары керә, 1996 елдан “Илмәт” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә “Яңа Юраш” агрофирмасында (2006 елдан) эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (башта 1930 елда ябылган беренче мәхәллә мәчете бинасында урнаша). Икенче мәчет бинасы совет чорында ашлык саклау урыны буларак файдаланыла (1980 еллар уртасында тузу сәбәпле сүтелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (бинасы 1978 елда төзелә), балалар бакчасы (1957 елдан, элеккеге беренче мәхәллә мәчете бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан яңа бинада), “Әмир” мәчете (1996 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 409,
1887 елда – 829,
1920 елда – 1098,
1926елда – 1028,
1938 елда – 873,
1949 елда – 572,
1958 елда – 608,
1970 елда – 637,
1979 елда – 450,
1989 елда – 366,
2002 елда – 366,
2010 елда – 329,
2017 елда – 304 кеше (татарлар – 90%, руслар – 10%).