Тарихы

Авылга 1675 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Спас, Ягодный исемнәре белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, слесарьлык һөнәре, тегү, вак-төякләр сату белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе, тегермән була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1367,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Алших авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда – авылда «Огонек», 1921 елда «Искра», «Начало» һәм «Андреевка» авыл хуҗалыгы артельләре оештырыла, 1930 елда «Искра» колхозы оештырыла, 1931 елда «Красное пламя» колхозы итеп үзгәртелә.

1958 елда берләштерелгән Җәлил исемендәге колхоз составына керә, 1963 елда «Память Ленина» итеп үзгәртелә, 1994 елдан «Память Ленина» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб бар.

Халык саны

1859 елда – 835,
1879 елда – 1086,
1897 елда – 1195,
1911 елда – 1287,
1913 елда – 1549,
1920 елда – 1092,
1926 елда – 1053,
1938 елда – 562,
1949 елда – 310,
1958 елда – 166,
1970 елда – 143,
1979 елда – 113,
1989 елда – 46,
2002 елда – 60,
2010 елда – 39,
2015 елда – 23 кеше (татарлар).