Эчтәлек

Идел-Чулман буе культурасы А.Х. Халиков тарафыннан аерылып чыгарыла. Аның фикеренчә, 5 этапны, ягъни: керамик савыт-саба кулланышка кергәнче, элгәреге керамика (уемлы-сырлы балчык савыт-саба), нык үскән (башлыча, вак тешле бизәкле савыт-саба), соңгы дәвер (башлыча, уртача тешле бизәкле савыт-саба) һәм иң соңгы (чокырлы һәм эре тешле бизәкле савыт-саба) этапларын колачлый.

Р.С. Габәшев һәм В.В. Никитин Идел-Чулман буе культурасының «элгәреге керамика этабы» истәлекләрен мөстәкыйль культура буларак аералар.

Идел-Чулман буе культурасы халкы җиләк-җимеш, гөмбә, үсемлек, үлән тамырлары җыю, аучылык, балыкчылык һәм терлекчелек белән көн күргән.

Тораклар, гадәттә, турыпочмаклы яки түгәрәк рәвешендә, 40–69 м2 мәйданда җиргә яртылаш казып салынган.

Татарстан территориясендә Идел-Чулман буе культурасы истәлекләре Апас районының Кабык-Күпер, Спас районынының Ширбәт, Алексеев районының Лебедино авыллары янында һ.б. урыннарда табыла.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Габяшев Р.С. Памятники с накольчато-прочерченной керамикой приустьевой части Камы // Из археологии Волго-Камья. Казань, 1976.

Габяшев Р.С. Население Нижнего Прикамья в V–III тысячелетиях до нашей эры. Казань, 2003.

Никитин В.В. Каменный век Марийского края. Йошкар-Ола, 1996.

Автор – Р.С. Габәшев