Биектау тимер юл станциясеннән 10 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Казан районы, 1938 елдан – Юдино районы, 1950 елдан – Биектау районы, 1963 елдан – Питрәч районы, 1965 елдан – Биектау районы, 1998 елдан Казан шәһәренең Совет районы Әки авыл советы составында.

Халык саны – 838 кеше (1930, руслар), 834 кеше (1938), 800 кеше (1949), 561 кеше (1958), 574 кеше (1970), 499 кеше (1989), 490 кеше (2000, татарлар – 221 кеше, руслар – 269 кеше).