Татарстан Республикасының хәзерге Актаныш районы территориясендә, Әҗәкүл пристаненнан 28 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан Минзәлә районы Суранчак авыл советы, 1956 елдан – Актаныш районы Иске Богады авыл советы, 1963 елдан – Минзәлә районы Иске Богады авыл советы, 1966 елдан – Актаныш районы Иске Богады авыл советы составында.

Халык саны – 193 кеше (1930 ел, руслар), 74 кеше (1939 ел, руслар), 96 кеше (1956 ел, руслар), 85 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.