Татарстан Республикасының хәзерге Әлмәт районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән 65 км, Чаллы пристаненнан 145 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан Яңа Писмән районы Васильевка авыл советы, 1956 елдан – Лениногорск районы Васильевка авыл советы, 1963 елдан Әлмәт районы Васильевка авыл советы составында.

Халык саны – 272 кеше (1930, керәшен татарлар), 305 кеше (1939, керәшен татарлар), 23 кеше (1956, керәшен татарлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.