- РУС
- ТАТ
педагог, ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы (1961)
1914 елның 29 марты, Уфа губернасы Эстәрлетамак шәһәре – 2002 елның 22 октябре, Арча шәһәре.
Эстәрлетамак педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, 1931–1933 елларда Башкортстан АССРда башлангыч мәктәпләрдә эшли.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1937).
1937–1969 елларда Арча педагогия училищесендә татар теле һәм әдәбиятын, татар теле методикасын укыта.
Шәкертләре арасында күренекле язучылар Г.А.Ахунов, М.С.Мәһдиев, С.Ф.Шакир, әдәбият тәнкыйтьчесе Ф.М.Миңнуллин һ.б. бар.
Хезмәтләре татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар теле укыту методикасына, аны камилләштерүгә карый; татар әлифбалары, шул исәптән 1965–2006 елларда 42 тапкыр басылып чыккан «Әлифба» автордашы (С.Г.Вагыйзов белән берлектә).
Медальләр белән бүләкләнә. ТАССР Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге бүләге лауреаты (1988).
Әлифба. Казан, 1965.
Әлифбага методик кулланма. Казан, 1966.
Туган тел. Казан, 1969.
Татар теле. Казан, 1982.
Уку һәм язу китабы. Казан, 1986.
Татар теле буенча дидактик материаллар. Казан, 1997.
Ибраһимов Ф.И. Белем әлифбадан башлана. Казан, 1994.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.