Чын фамилиясе һәм исеме Мифтахов Вәдүт Кәшшаф улы.

Биографиясе

1915 елның 20 ноябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Яхшы Каран авылы – 1942 елның 30 марты, Тула өлкәсе Рыдань авылы.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1939), урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Тула янындагы сугышта һәлак була.

Иҗаты

Әсәрләре 1930 еллар уртасыннан басыла башлый. Шигырьләре «Чәчәк атабыз» (1937), «Бәхетле яшьләр» (1939), «Дуслык» (1940), «Ватан өчен» (1941) исемле коллектив җыентыкларга кертелә. 1939 елда аның «Шигырьләр» җыентыгы дөнья күрә.

Аерым шигырьләре сугыштан соң басылып чыккан «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) исемле коллектив җыентыкларда урын ала.

Әдәбият

Давыдов Ә. Мәңге яшь // Социалистик Татарстан. 1965. 21 ноябрь.

Рахман Р. Очкын оча // Ватаным Татарстан. 1995. 2 декабрь.