Акушерлык йөклелек, хатын-кыз һәм яралган бала организмындагы процессларны, патологияләрне өйрәнә, бала тудыру һәм аннан соңгы вакытка бәйле дәвалау-профилактика чараларын эшли.

Гинекология хатын-кыз организмының анатомик-физиологик үзенчәлекләрен, җенес әгъзалары авыруларын, җенес органнары авыруларына диагноз куюны, дәвалау һәм шул авыруларны булдырмауны өйрәнә.

Барлыкка килүе

Гинекология мөстәкыйль фән буларак XIX йөз урталарында формалаша һәм аның үсеше хирургия, эндокринология, физиология һ.б. өлкәләрдәге уңышларга бәйле. Эндокринология, рентгенология, электрофизиология, патогистология, неонатология, эмбрионология, иммунология, генетика, лаборатория эшләре һ.б. ярдәмче фәннәр булып санала.

Акушерлык һәм гинекология медицина һәм табиблек сәнгатенең борынгы өлкәләреннән берсе. Һиндларның изге китапларының берсе «Аюрведа»да (безнең эрага кадәр VIII йөз) хатын-кызларга бала тудырганда ярдәм итү ысуллары китерелә. Талмудта баланы карыннан ярып алу операциясе бәян ителә. Гиппократ аналыктагы бала дөрес урнашмаган очракта аның башын уңай якка борырга өйрәтә, балага зыян китерүче операцияләрне сурәтли.

Фәнни акушерлык анатомия, эмбриология, физиология һәм клиник медицина уңышлары белән бәйле рәвештә үсә.

XVII йөздә беренче акушерлык клиникасы (Париж) төзелә, акушерлык буенча беренче китап (Ф.Морисо) языла.

Россиядә үсеше

Россиядә акушерлык ярдәме күрсәтү XIII йөздә башлана. 1754 елда Санкт-Петербургта кендек әбиләрен акушерлык осталыгына өйрәтү уку йорты эшли, рус телендә беренче дәреслек нәшер ителә (1762), бала тудыру госпитальләре (Мәскәү, 1764; С.-Петербург, 1771) ачыла.

XIX йөздә гамәли акушерлыкта авыртуны басу чарасы буларак эфир һәм хлороформ куллану бу өлкәдә алга китеш була.

Тармакның үсешенә рус акушерлык мәктәбе вәкилләреннән И.П.Лазаревич, А.Я.Красовский, В.М.Флоринский, А.И.Макеев, Н.Н.Феноменов, В.В.Строганов, Н.И.Побединский, В.С.Груздев, Д.О.Отто һ.б. мөһим өлеш кертә. Йөклелек физиологиясе, бала тудыру алды токсикозы (эклампсия), бала тудыру процессы, бала тудырганнан соңгы өзлегү кебек мөһим теоретик проблемаларны фәнни хәл итү һәрьяклап үсеш ала.

Татарстанда үсеше

Казанда акушерлык һәм гинекология үсеше XIX йөзгә карый. 1812 елда Казан университетында хирургия һәм акушерлык осталыгы кафедрасына нигез салына. Акушерлык буенча Ф.Г.Мартинсның «Обозрение практического родовспомогательного искусства, начертанное в таблице» (1813) исемле беренче дәреслеген немец теленнән кафедраның беренче профессоры А.М.Арнгольд тәрҗемә итә.

Акушерлык осталыгы курсларын танылган галимнәр А.М.Арнгольд (1812–1815), Э.О.Вердерамо (1815–1820), А.П.Владимировский (1821–1823), А.Е.Лентовский (1823–1853) һ.б. укый.

1833 елда Казан университеты каршында Акушерлык-гинекология клиникасы ачыла, 1844 елда клиникада А.А.Китер белән Ф.О.Елачич Россиядә беренче булып яман шеш белән зарарланган аналыкны җиңсә аркылы алу операциясен башкаралар.

Казан университетында акушерлык һәм гинекология кафедрасының беренче профессоры А.И.Козлов була (1856–1976), ул бала тудырганнан соңгы сепсиска каршы көрәшүнең нигезен сала. Корсак куышлыгын ачып гинекологик операцияләрен ясауны К.Ф.Славянский гамәлгә кертә. 1885 елда Н.Н.Феноменов тарафыннан иң яхшы кулланмаларның берсе – «Оперативное акушерство» нәшер ителә һәм ул акушерлыкта асептика, антисептика принципларын гамәлгә кертә.

1900–1930 елларда Казан медицина университеты галимнәре (беренче акушерлык һәм гинекология кафедрасы 1900 елдан, икенче акушерлык һәм гинекология кафедрасы 1930 елдан) һәм Казан ГИДУВы галимнәре (беренче акушерлык һәм гинекология кафедрасы 1920, икенче акушерлык һәм гинекология кафедрасы 1956) катнашында Казан акушер-гинекологлар фәнни мәктәбе барлыкка килә (нигез салучысы – В.С.Груздев).

В.С.Груздев шәкертләре морфологик-физиологик юнәлештәге тикшеренүләрне дәвам итәләр. А.И.Тимофеев (1913) шешләр һәм яман шешләрне өйрәнә, дөньяда беренче булып кеше күкәйлегендәге сары бизнең эпителиаль килеп чыгышын исбатлый.

1940–1970 елларда П.В.Маненков, Н.Е.Сидоров, М.В.Монасыйпов, М.И.Слепов, Л.Д.Пароник, М.Р.Сафин һ.б.ның фәнни эзләнүләре онколо-гинекологик патология проблемаларына юнәлтелә.

И.Ф.Козлов тарафыннан акушерлык-гинекология операцияләрендә җирле анестезия ысуллары эшләнә (1948).

Р.Г.Бакиева (1960 еллар) йөклелекнең соңгы токсикозы вакытында тамырлар системасының функциональ торышын өйрәнә. Мондый тикшеренүләрне Г.М.Шәрәфетдинов дәвам итә, ул урта медцина персоналы өчен татар телендә акушерлык буенча дәреслек яза.

1960 елда З.Н.Якупова аналык эчендә кулланыла торган чараларның (ВМС) безнең илдә эшләнгәннәрен өйрәнү һәм куллану үзәген оештыра. Бу эшне Р.Х.Әмиров, Р.С.Барышкина, Б.М.Кошкин дәвам итә.

1964 елдан гинекологик эндокринология (М.Х.Мещеров), кан китү профилактикасы, акушерлык патологиясе өйрәнелә, гинекологик эндокринология казанышлары гамәлгә кертелә (И.В.Данилов, З.Ш.Гыйләҗетдинова).

И.В.Данилов башлаган тикшеренүләр: хатын-кыз организмындагы төрле яңа шешләр, гормональ тайпылышлар, дистрофик процесслар вакытындагы нейрогумораль үзгәрешләр – З.Ш.Гыйләҗетдинова, Л.М.Төхфәтуллина, Н.Л.Капелюшник тарафыннан дәвам иттерелә. Ясалма аналык җиңсәсенең аллопластикасы эшләнә (Н.Л.Капелюшник, 1974).

1977 елда йөклелекнең соңгы чорында токсикоз вакытында дәвалау системасы тәкъдим ителә, бу исә бала тудырганнан соң була торган эклампсияне бетерә, гипертонияне һәм протеинурияне киметә (К.В.Воронин, Л.А.Козлов, Ф.Я.Банщик).

Иммуноконфликтлы йөклелек һәм нейросенсибилизация проблемалары Б.Г.Садыйков, Д.П.Игнатьева һ.б. тарафыннан өйрәнелә (1970–1980 еллар). Алар яңа туган балалардагы гемолитик авыруны классификацияләүнең зарурлыгын раслыйлар, гипосенсибилитик дәвалау ысулларын эшлиләр, яңа туган балаларда гемолитик авыруларны дәвалау тәкъдимнәрен кертәләр.

Балага узмауны дәвалау (З.Н.Якупова, А.И.Хәйруллина һ.б., 1960–1980 еллар), хатын-кызларның операциядән соң хезмәткә сәләтен кайтару буенча (Ф.А.Мифтахова, 1960–1990 еллар) тикшеренүләр үткәрелә.

Груздев мәктәбендә әзерлек үткән Казан галимнәренең күпчелек хезмәтләре җенес органнарының ялкынсынуына (К.Н.Сызганова, А.З.Уразаева һ.б.), аналык көпшәләре моторикасын савыктыруга (Р.А.Осипов), ультратавыш белән дәвалауга (Ф.А.Мифтахова), оператив дәвалау вакытында ангиотензиометрия һәм трансиллюминацияне куллануга карый; микрохирургия техникасы һәм операция микроскобыннан файдаланып, аналык көпшәләренә реконструктив-савыктыру операцияләре ясала (Р.Н.Володин, 1980–1990 еллар).

Эндометриоз, балага узмау, поликистоз, аналыкта миома һ.б. аналык эче патологияләрен дәвалаганда гинекологик стационарларда югары нәтиҗәле лазерлар куллану гамәлгә керә. Баланы карыннан ярып алганда һ.б. гинекологик операцияләрдә киселгән урын лазер ярдәмендә ялгана. Бу ысул операциядән соңгы өзлегүләрне булдырмауга ярдәм итә (И.Ф.Фәткуллин, 1997).

Шулай итеп, акушерлык һәм гинекологиянең фәнни проблемаларны хәл итүдә В.С.Груздев башлаган морфологик-физиолия юнәлешне Казан акушер-гинекологлары фәнни мәктәбе галимнәре дәвам иттерә.

Әдәбият

Маненков П.В., Бакиева Р.Г., Садыков Б.Г. Роль казанских ученых в решении вопросов акушерско-гинекологической науки и практики // Материалы юбилейной научной конференции. КГМИ. Казань, 1973.

Итоги и перспективы развития помощи при иммуноконфликтной беременности в ТАССР: сборник научных трудов. Казань, 1978.

Козлов Л.А., Садыков Б.Г. Итоги научной работы кафедр акушерства и гинекологии № 1 и № 2 с 1963 по 1988 // Казанский медицинский институт, 1814–1989. Казань, 1989.

Красильников Д.М., Фаткуллин И.Ф., Карпухин О.Ю. Новые лазерные технологии в хирургии, акушерстве, гинекологии // Казанский медицинский журнал. 1999. № 2.

Авторлар – Л.А.Козлов, Б.Г.Садыйков